Перейти к содержимому

Текст песни Гүзәл Уразова — Төшәрмен исләреңә

Исполнитель: Гүзәл Уразова Обновлено:



(Оскар Усманов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре)

1. Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.

КУШЫМТА:
Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

2. Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.

3. Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.

Текст добавил: Андрей Курышев

Другие песни исполнителя Гүзәл Уразова

Все песни Гүзәл Уразова →