Перейти к содержимому

Текст песни Гүзәл Уразова — Якын дусларсыз калмыйк

Исполнитель: Гүзәл Уразова Обновлено:



(Линур Зәйнуллин көе, Фәрит Нуруллин сүзләре)

1. Тормышның әлегә башы,
Мәхәббәте мәңгелек.
Матур җырлар белән бизик,
Бүләк итик изгелек.

КУШЫМТА:
Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк.
Илне, җирне, яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

2. Яшьлекне бергә каршылап,
Бергә озатыр өчен,
Ешырак күрешик, дусларым,
Үкенеч калмас өчен.

3. Аралар ерак булса да,
Сез - дусларны, сагынам.
Бергә йөргән вакытларны
Уйлап сезгә талпынам.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Гүзәл Уразова

Все песни Гүзәл Уразова →