Перейти к содержимому

Текст песни Гүзәл Уразова — Хыяллар дөньясы гаҗәеп

Исполнитель: Гүзәл Уразова Обновлено:

1. Тормышларга ашмас хыялдыр -
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән.

Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп.
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп.

2. Һәр җирдә гүзәллек тоядыр:
Көлмәгез хыялый кешедән.
Дөньясы күп төрле булудан
Юк зыян хыяллы гомердән!

3. Арыган җаннарның ялыдыр -
Хыялда кайтулар яшьлеккә.
Юк гаеп хыялый булудан,
Хыяллар юлдаш ул бәхеткә!

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Гүзәл Уразова

Все песни Гүзәл Уразова →