Перейти к содержимому

Текст песни Ринат Ибраһимов — Хыяллар

Исполнитель: Ринат Ибраһимов Обновлено:

Хыяллар
Алмаз Монасыйпов көе Әхмәт Ерикәй сүзләре

Ай нурыннан рәсемең ясар идем,
Ай нурларын кулыма тоталсам;
Таң җырларын сиңа, сиңа җырлар идем,
Таң җырларын әгәр оталсам.

Былбылларга карап торыр идем,
Синең төсле матур булсалар;
Мин гөлләрдән һәйкәл, һәйкәл корыр идем,
Әгәр гөлләр шиңми торсалар.

Күккә менеп йолдыз санар идем,
Яшь йөрәгең шуны теләсә;
Үзем йолдыз булып янар, янар идем,
Күңлең мине үзенә тиңләсә.


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Ринат Ибраһимов

Все песни Ринат Ибраһимов →