Перейти к содержимому

Текст песни Гүзәл Уразова — Соңгы димә

Исполнитель: Гүзәл Уразова Обновлено:



(Альфред Якшимбетов көе, Гөлсәрвәр сүзләре)

1. "Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр", - димә,
Тик бу елга алар соңгысы.
Кышлар үткәч, яңа язлар килә
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Кушымта:
Соңгы димә, ахырзаман түгел,
Ышандырма әле җаныңны.
Соңгы димә, кабул итми күңел,
Һәрнәрсәнең була дәвамы.

2. "Соңгы җырым, соңгы көем", - димә,
Җыр телендә - җаннар авазы.
Йөрәк моңнарына каршы килмә,
Күпме кеше отып аласы.

3. "Соңгы көнем, гомер соңы", - димә,
Тик бер Ходай белә анысын.
Таңнар аша яңа көннәр килә,
Өметле ит һәрбер яңасын.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Гүзәл Уразова

Все песни Гүзәл Уразова →