Текст песни Гүзәл Уразова — Көтәм сине
(Оскар Усманов көе, Рәмис Әймәт сүзләре)
1. Сине көтәм шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
"Кайтам" диеп, аваз салсаң әгәр.
КУШЫМТА:
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемен кушам,
Синең исемен кушам гөлләргә.
2. Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара -
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.
3. Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул,
Узып бара кәрван-кәрван болыт.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Көтәм сине- комп.С.Садыкова, сл.А.Ерикай З.Сунгатуллина/Р.Даминов
- Сине эзләдем Айрат Җамалетдинов
- миндэй сине беркем яратмый:* Лэйсан Сөнэгатова
- Кузлэренэ туры карап мин сине сойдем Венер Салимов
- Сине-зелёные [Prod. By Monte Molotov] RMX Walkie x Bumble Beezy x.Otrix
- Кочлерэк булып чыкты шул сине яратуларым ♫ Альбина Апанаева
- Сине телим Рания Билалова
- Сине җаным Мәликә