Текст песни Айгөл Бариева и Рәсим Низамов — «Галия белән Заһир дуэты»
Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.
Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.
Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.
Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.
Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.
Галия:
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.
Заһир, Галия бергә:
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.
Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.
Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.
Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.
Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.
Галия:
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.
Заһир, Галия бергә:
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Галия белән Заһир дуэты Асаф Валиев Лилия Муллагалиева
- Туган көнең белән кыз туганым Фәһим Хабибуллин сүзләре. Хәлим Хабибуллин көе
- Синең белән минем йөрәк Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов
- Аккош белән серләшү Фердинанд Сәләхов
- Ян минем белән Оксана Ильюп
- Җырым белән Әнвәр Нургалиев
- Туган көн белән Айфара
- Синең белән ник түгел соң икәү бергә Эльвира Сөләйманова