Перейти к содержимому

Текст песни Фәһим Хабибуллин — Туган көнең белән кыз туганым

Исполнитель: Фәһим Хабибуллин Обновлено:

кыз туганым туган көнең бүген
бәйрәм белән котлыйм узеңне
зур бәхетләр телим чын күңелдән
капламасын болыт күгеңне

туган көнең белән кыз туганым
кемгә сеңел кемгә апа син
яхшылыгың юмартлыгын өчен
ходай сине үзе зурласын

ихтибарлы тыйнак кешелекле
олы җанлы туган булдың син
әниемә сине ошатамын
бутән кеше юктыр сиңа тиң

туган көнең белән кыз туганым
кемгә сеңел кемгә апа син
яхшылыгың юмартлыгын өчен
ходай сине үзе зурласын

озак яшә авырлыклар күрми
кайгы хәсрәт читләп узсыннар
балаларың олыгайган көндә
таянычлы терәк булсыннар

туган көнең белән кыз туганым
кемгә сеңел кемгә апа син
яхшылыгың юмартлыгын өчен
ходай сине үзе зурласын

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни