Перейти к содержимому

Текст песни Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов — Синең белән минем йөрәк

Исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Обновлено:

1. Тормыш дигән дәрья буйлап
Бер-беребезне юлга дәштек.
Озатып калды "Үтегез, - дип, -
Гомер юлын гөр-гөрләшеп!"
Синең белән минем яшьлек.

Без бер язда җиргә туган,
Беребез - былбыл, беребез - тирәк
Бер мәхәббәт ялкынында
Уртак утта янды дөрләп,
Синең белән минем йөрәк.

2. Алда әле көтә безне
Уртак язлар, уртак көзләр.
Көзләрдән дә сагыш түгел,
Аллы-гөлле гөлләр эзләр
Синең белән минем күзләр.

3. Еллар үтәр, җилләр исәр,
Башка булыр безнең төсләр.
Тик барыбер керсез калыр,
Тик барыбер булыр исән
Синең белән минем хисләр.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни