Текст песни Әнвәр Нургалиев — Әлшәем минем
Борманалып ага Дим сулары,
Ярларында шаулый таллары.
Талларыңда сайрый кошлары —
Шуңа ямьле Әлшәй яклары,
Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
Яшел-хәтфә урман-кырлары,
Җилләреңдә курай моңнары.
Кошларның да моңлы җырлары —
Шуңа матур Әлшәй яклары.
Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
Алсуланып ата таңнары,
Таңкызыңдай сылу кызлары,
Бахадирдай батыр уллары —
Шуңа данлы Әлшәй яклары.
Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
Ярларында шаулый таллары.
Талларыңда сайрый кошлары —
Шуңа ямьле Әлшәй яклары,
Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
Яшел-хәтфә урман-кырлары,
Җилләреңдә курай моңнары.
Кошларның да моңлы җырлары —
Шуңа матур Әлшәй яклары.
Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
Алсуланып ата таңнары,
Таңкызыңдай сылу кызлары,
Бахадирдай батыр уллары —
Шуңа данлы Әлшәй яклары.
Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Син — минем сагышларым Нафкат Нигматуллин
- Син — минем кадерлем, мин — синең багерең Лилия Хамитова
- Син минем хыялымда… Марат Сайфиев и Алмаз Ялышев
- Син, минем сагышларым Алсу
- Учларымда утлы күмер минем Алинә Даутова
- Ян минем белән Оксана Ильюп
- Ян минем белэн,жаныйм. Оксана Ильюп
- Ян минем белән Оксана Ильюп (Аксәнә)



