Текст песни Гүзәл Уразова — Яратам
(Э. Нигъмәтҗанова көе, Г. Шаһи сүзләре)
1. Мин фәрештә, Ходай мине җирдә
Сине саклар өчен яраткан.
Минем күзләр синең күзләреңдә,
Саф күңелең өчен яратам.
КУШЫМТА:
Мин сандугач, Ходай мине сиңа
Сайрап торсын өчен яраткан.
Иртәсен дә сайрыйм, кичләрен дә,
Мин яратам, сине яратам.
2. Мин бер тамчы, Ходай мине синең
Алдыңа тамарга яраткан.
Минем тамганымны күрмәссең дә,
Ишетерсең, бары яратам.
3. Мин бер чәчәк, Ходай мине сиңа
Өзеп алыр өчен яраткан.
Сулганда да кабатлармын гына
Яратам дип, сине яратам.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Мин яратам диеп, пышылда 217....ЧӘЧКӘ.ГӨЛФИЯ ШАКИРОВА сүз, НАИЛ ТАБАНАКОВ көе)
- Э мин бит сине хаман яратам .........
- Мин hине яратам Иван Епифанов
- Яратам Макс Ильин
- мин хине яратам Радик Ю. и Анжелика
- Яратам (NEW 2012) Татарские
- Мин сине яратам Татарские
- Әллә сине һаман яратам Эльмира Сөләймәнова & Ильназ Баһ