Перейти к содержимому

Текст песни Гузэл Уразова — Сонгы димэ

Исполнитель: Гузэл Уразова Обновлено:

" Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр",- димә?!.
Тик быелга алар соңгысы...
Кышлар үткәч, яңа язлар килер,
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Соңгы димә, ахырзаман түгел,
Ышандырма әле җаныңны?..
Соңгы димә, кабул итми күңел,
Һәрнәрсәнең була дәвамы...

" Соңгы җырым, соңгы көем",- димә?!
Җыр телендә - җаннар авазы.
Йөрәк моңнарына каршы килмә,
Күпме кеше отып аласы.

" Соңгы көнем, гомер соңы",- димә?!.
Тик бер Ходай белә анысын.
Таңнар аша яңа көннәр килә,
Өметле ит һәрбер яңасын.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Гузэл Уразова

Все песни Гузэл Уразова →