Перейти к содержимому

Текст песни Гузэл Уразова — Озак яшэ энкэй шатлык белэн

Исполнитель: Гузэл Уразова Обновлено:

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан.
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп ялгышлардан.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.



Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Гузэл Уразова

Все песни Гузэл Уразова →