Перейти к содержимому

Текст песни Альбина — Йөрәк

Исполнитель: Альбина Обновлено:

Әкрен-әкрен, әкрен тибә йөрәк.
Моңсулаган, гөрләп яна алмагач.
Арып-талып хәлдән тайган ахры,
Хисләренә җавап таба алмагач.

Сөю-назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк.
Чыдамаслык әрнү- сагышларга
Ничек түзсен тенгәләнгән йөрәк... йөрәк

Ул яраткан рухи хисләрең назын,
Җанын бүләк иткән, кызганмаган,
Соңгы тамчысына кадәр биргән,
Үзе дә, җылысы да калмаган.

Сөю-назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк.
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен тенгәләнгән йөрәк... йөрәк

Ялгызлыктан туйган ул яшь йөрәк,
Сөю утында кабат янармы?
Яфраланган йөрәк берәр кайчан
Үзенә тиң йөрәкне табармы?

Сөю-назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк.
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен тенгәләнгән йөрәк... йөрәк


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Альбина

Все песни Альбина →