Перейти к содержимому

Текст песни Алиха Нур — Танып минус

Исполнитель: Алиха Нур Обновлено:

Эльвира Хәмәтнурова көе Әхнәф Мазгаров сүзләре
Ак Танып сине сагынып
Кайтам йөрәгем янып
Дәшәсең мине Танып
Ак дулкыннарга кагып.

Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.

Ямансулап ярларда
Дәшәм бөдрә талларга
Талдагы былбылларга
Яшьлегем дип, кайларда?!

Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.

Былбыллар сайрап кына,
Талларым аңлап кына,
Яшьлегең,диләр ярда
Калган моң булып кына.

Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни