Перейти к содержимому

Текст песни Казан егетлэре — тал боресе (минус)

Исполнитель: Казан егетлэре Обновлено:

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Казан егетлэре

Все песни Казан егетлэре →