Текст песни Әнвәр Нургалиев — Туган көн
Әнвәр Нургалиев – Туган көн
(И. Низамов көе, Р.Хәкимҗанов сүз.)
Хуш ис чәчеп гөлләр көлә,
Җилләр дә дәртле бүген.
Бар дөньяда бәйрәм генә,
Синең бит туган көнең.
Туган көнең, туган көнең
Күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең hәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Уен-көлке өзелмәсен
Сыйлы табыннарыңда.
Җәй урталары гына бит
Гомерең календарында.
Туган көнең, туган көнең
Күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең hәрбер туар көнең
Сипсең бәхет көлтәсен.
Еллар ага, ә күңелләр
Калсын яшь килеш кенә.
Сөйгән яр назы өстәлсен
Йөрәкләр тибешенә.
(И. Низамов көе, Р.Хәкимҗанов сүз.)
Хуш ис чәчеп гөлләр көлә,
Җилләр дә дәртле бүген.
Бар дөньяда бәйрәм генә,
Синең бит туган көнең.
Туган көнең, туган көнең
Күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең hәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Уен-көлке өзелмәсен
Сыйлы табыннарыңда.
Җәй урталары гына бит
Гомерең календарында.
Туган көнең, туган көнең
Күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең hәрбер туар көнең
Сипсең бәхет көлтәсен.
Еллар ага, ә күңелләр
Калсын яшь килеш кенә.
Сөйгән яр назы өстәлсен
Йөрәкләр тибешенә.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Край родной (Туган як) минус-демо) Рада Рай
- Туган туфрак Рафик Авлияров (муз. Р. Авлияров)
- Туган жер Т.Молдагалиев
- Жаса туган жер (2015)[ Лашын тобы
- Кайттым туган ягыма ♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон)
- Туган авылым (родная деревня) Ринат Рахматуллин
- Туган ягым Гимн Республики Татарстан(сл.Рамазан Байтимеров,муз.Рустем Яхин)
- Туган ягыма Азат Вахитов