Перейти к содержимому

Текст песни З. Билалов hәм З. Фархетдинова — Ак майларда

Исполнитель: З. Билалов hәм З. Фархетдинова Обновлено:

Бу донъяның, беләм, төрле чагы була,
Шатлыклары була, кайгылары.
Кайгыларны, шатлыкларны үз итүче,
Әл дә син бар, минем сөйгән ярым.

Ак майларда ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче
Әл дә син бар, җан-ярым.

Инде күпме еллар үткән бер-бер артлы
Без кавышкан язлар үткәнгә.
Саф хисләрне, җаным, берүк югалтмыйк без
Тормыш йомгакларын сүткәндә.

Ак майларда ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче
Әл дә син бар, җан-ярым.



Текст добавил: Андрей Курышев