Перейти к содержимому

Текст песни Йолдыз, Рәдиф, Тимур, Илнар, Азат, Тимур, Ильяс — Җирдә була шундый көннәр

Исполнитель: Йолдыз, Рәдиф, Тимур, Илнар, Азат, Тимур, Ильяс Обновлено:

Җирдә була шундый көннәр -
мең кояшы белән
күтәрелә
офык боҗрасы,
йортлар - читлек,
таш диварын китеп,
сулыш очырасың,
мең кат бәйсез йөри
күләгәләр,
пошмас елгаларга
түгеләләр.
Кошлар - кайсы берәм-берәм,
кайсы - парлап,
биләмәсен урый
кыргыйлашкан ярда.
Үпкә җилкәненә
төтен белән иңә
шәһәр читендәге
йокымсырау өннәр,
яна имәннәрнең
иңнәренә посып,
фонарь белән кояш -
Сак белән Сок.
Бизмән таганына
һәр сүз - өчәр карат:
парабола буйлап
оча:
- Ярал!
- Ярат!
һәр сүз - затлы шәраб -
саркый - кашык-кашык,
дага коя күккә
майның мең кояшы... -
Уянырга ашык!

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни