Перейти к содержимому

Текст песни Туктагулов Артур — Дуслык коче

Исполнитель: Туктагулов Артур Обновлено:

Дуслык көче

Бер дускаем Оренбурдан,
Икенчесе Казаннан,
Ә мин үзем Уфалардан,
Без дусларбыз кайчаннан.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Өфе, Казан һәм Ырынбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.

Менә шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.

Дала киңлекләренә тиң
Дусларымның күңеле,
Киләчәге аларның киң,
Безгә бергә күңелле.
Очрашканда моң түгелә
Гармун, баян теленнән.
Җырыбыз бер, моңыбыз бер,
Бер нәрсә юк бүлергә.

Менә шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.

Җырлашып туя алмыйбыз,
Сөйләшеп сүзләр бетми.
Очрашик гел еш дускайлар,
Гомер дигәнен көтмик.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Уфа, Казан һәм Оренбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.

Менә шундый дуслар барда
Мин югалмам иншалла.
Зинһар шушы дусларыма
Мәрхәмәтле бул Алла.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни