Перейти к содержимому

Текст песни Татарская народная песня — Ай-кояш йөзләре

Исполнитель: Татарская народная песня Обновлено:

Ай-кояш йөзләре, Кояшлы көзләре...
Табышкан, кавышкан
Пар былбыл үзләре
Карлыгачкаем ла, Сандугачкаем ла;
Сайратыр, ай, матур
Яр булгач янында.
Талчыбык билләре,
Бал кебек телләре;
Гөрләшкән, серләшкән
Пар былбыл үзләре.
Әйдер генәем,
Бәйдер генәем,
Юл булмый, туй булмый
Теләкләр теләми.
Бер генә дигәне — Юктыр ла тиңнәре...
Уң булсын, гөл булсын
Бәхетле көннәре.
Аллары, гөлләре,
Гөлбакча илләре
Уң булсын, гөл булсын,
Бер булсын серләре.


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни