Перейти к содержимому

Текст песни Саф хислэр — Без бит авыл кызлары

Исполнитель: Саф хислэр Обновлено:

1) Җәйге болыннарның яме,
Сандугачларның көйләре.
Күчеп кереп калган
Безнең нечкә күңелгә.
Авылның рәхим-шәфкате
Әти-әнигә рәхмәте.
Озата барсыннар иде
Бөтен гомергә.

Әлегә беркемебез дә
Бушка әрәм узмады.
Дәрәҗәләрне төшермик,
Без бит-авыл кызлары!!!

2)Язмыш кая ташласа да,
Юлларыбыз балкып кала.
Көлеп тора өйләребез,
Гөлгә уралган.
Тәмле-татлы сыйлар пешеп,
Табалардан тора төшеп.
Өяләнгән безнең куллар
Яшьтән сыналган.

3)Егетләрнең иң шәпләре
Иң акыллы, чибәрләре.
Үзебезгә каратканбыз
Ялгышмый йөрәк.
Байлык диеп җан атмадык,
Һаман гади булып калдык.
Булганына Шөкер итеп,
Яшибез гөрләп.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни