Перейти к содержимому

Текст песни Ринас Ахметов — Кыйммәтләр югала

Исполнитель: Ринас Ахметов Обновлено:

КЫЙММӘТЛӘР ЮГАЛА
Яңа замана, парлар да яңа
Ләкин кызганыч ятимнәр арта.
Гаеп: чибәрлек әллә муллыкта
Дуслар кешелек тәгәри кая!?

Сыгылганнарны бик тиз сындыра,
Миләш әчесе бар язмышларда...
Ятимгә читен шул бу тормышта
Урамга чыкса җил дә каршыга.

Алдагыларны белә бер Алла
Нинди сукмактан китәр бу бала!?
Гомер буена үкенеп туймаслык
Кылмагыз, зинһар, җирдә ялгышлык!

Иң начар сыйфат ул биратафлык,
Тулы гаилә булу иң зур байлык!
Моңа бит җирдә һәр кеше лаек,
Булсын аңыбыз һәрвакыт аек!

Текст добавил: Андрей Курышев