Перейти к содержимому

Текст песни Резедә Кадырова — Мин килермен каршыңа

Исполнитель: Резедә Кадырова Обновлено:

Болыннарда йөрим сине уйлап,
Болыннарда сагыш онтыла.
Сайрый тургай, моңланмаска куша,
Күңел сиңа гына омтыла.
пр. Чәчәк җыеп, чәчәк тотып,
Мин килермен каршыңа.
Хыялыңда йөрегән мин ул,
Бердән – бер яр сиңа.
Сиңа гына бүләк итәр идем,
Тәүге чәчәкләрнең барсын да.
Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак
Керсез мәхәббәтем бар сиңа.



Текст добавил: Андрей Курышев