Текст песни remix Гүзәл Уразова — Яшьлек утлары
(Булат Җиhаншин remix, Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре)
1. Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә - яшьлек утлары!
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!
КУШЫМТА:
Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын.
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары.
2. Исбат итәм диеп үз-үземне
Яхшылыкка күңел омтыла.
Тоя белеп гүзәл мизгелләрне,
Йөрәкләрдә яңа җыр туа.
3. Тормыштагы кыен мизгелләрне
Җиткермәскә кирәк упкынга.
Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне,
Кыенлыклар тагын онытыла.
Текст добавил: Андрей Курышев