Перейти к содержимому

Текст песни Рафаэль Сахабиев — Сәлам әйт, җил!

Исполнитель: Рафаэль Сахабиев Обновлено:

Тугайларга сәлам әйт, җил,
Урманнарга сәлам әйт;
Тау башыннан ай калыкса,
Син аңа да сәлам әйт.

Әйт син тагын: мин кайтырмын,
Бәхетем калды анда.
Туган якның чакыруы —
Торналар тавышында.

Әйт син сәлам җәйләр буе
Кош сайраган талларга.
Канатыңны сыйпап бер уз
Керәшәле ярларга.

Әйт син тагын: мин кайтырмын,
Бәхетем калды анда.
Туган якның чакыруы —
Торналар тавышында.

Салам әйт син болындагы
Сабантуй колгасына.
Бәлки аның ал яулыгы
Җилферди булыр шунда.

Әйт син тагын: мин кайтырмын,
Бәхетем калды анда.
Туган якның чакыруы —
Торналар тавышында.

Текст добавил: Андрей Курышев