Текст песни Нафкат Нигматуллин — Сина килдем, иркэм
Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның
Саный-саный ерак чакрымнарын,
Килдем тормышымда
Кичеп язмышымның
Шатлыкларын, сагыш ялкыннарын.
Сиңа килдем иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмаенча
Ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.
Сиңа килдем иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган
Сәлам хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч.
Үткән юлларымның
Саный-саный ерак чакрымнарын,
Килдем тормышымда
Кичеп язмышымның
Шатлыкларын, сагыш ялкыннарын.
Сиңа килдем иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмаенча
Ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.
Сиңа килдем иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган
Сәлам хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Син дэ мина бер генэ. Мин дэ сина бер генэ Римма Никитина
- Сина багышладым Альфина Азхамова
- Карлар ява тын гына, кунелем сина ашкына Гузель Ахметова
- кайтчы, иркэм Кайтчы иркэм кайтчы яныма минус
- Мин энкэем сина сокланам Лилия Хамитова
- Сина кирэк булган ашыгырга…мина кирэк булган котэргэ….. Салават
- Тик Сина Ильяс Валишах
- Нэрсэ булды сина буген? Айдар Галимов



