Перейти к содержимому

Текст песни Мубин Жаронов — Тэуге мэхэббэт

Исполнитель: Мубин Жаронов Обновлено:

Сулган гөлем сулмас микән,
Өздереп бер сайрасам.
Өметсез димә сөюемне,
Йөрәгеңә ут салсам.

Кушымта:
Тәүге мәхәббәт, сердәшем,
Сандугачым, гөлем син.
Моң түгелер күңелемнән,
Таянычым, җырым син.

Сагышлар саргайтыр, диеп,
Курыксам, сөймәс идем.
Онытты дигән сүзләргә
Ышансам килмәс идем.

Сынмасын күңел канатым,
Ишетсен аны ярым.
Парлы сандугачлар кебек
Гөмерлек булсын пары.



Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Мубин Жаронов

Все песни Мубин Жаронов →