Перейти к содержимому

Текст песни Мәликә — Сине җаным

Исполнитель: Мәликә Обновлено:

Бар йөрәгеңдә утлы мәхәббәт
Ярсып янадыр ялгыз сөюдән.
Беләм сиңа мин, миңа син кирәген.
Мәхәббәтеңне күрдем күзеңдә,
Өмет эзләдем hәрбер сүзеңдә,
Синең назыңа мохтаҗ йөрәгем.

Йөрәгең ач син үземә,
Син ышан минем сүземә.
Мине эзләп кил син яныма.

Сине җаным – сөямен,
Мәхәббәттә көямен.

Сине сөюдән мин җырлар язам,
Сыймый күңелгә шул чаклы газап.
Яратуымнан гөлдәй суламын.
Бу ялгызлыктан икәүләп качсак,
Йөрәккәйләрнең ишеген ачсак,
Гомерлеккә тик сиңа буламын.

Кил яныма
Дәва, бир син җаныма
Өметем синдә………..

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни