Перейти к содержимому

Текст песни Лилия Хәмитова — Үпкәләмә, дисең

Исполнитель: Лилия Хәмитова Обновлено:

Слушать песню и смотреть клип

Синсез дә бу таңнар ата икән,
Үләннәргә чыклар коела.
Синсез дә бит гөлләр керфек ача,
Ә ник җанга сагыш сыена?

Үпкәләмә, дисең, үпкәләмә,
Нигә сиңа юкка үпкәлим?
Сәгатьләрне санап, сине көтеп,
Көннәремне бүтән үткәрмим.

Назлы кояш зәңгәр күкне бизи,
Тибри былбыл,кунып тирәккә.
Беләм, синсез дә бит яшәп була,
Тик сагышлар сыйды йөрәккә.

Үпкәләмә, дисең,үпкәләмә,
Нигә сиңа юкка үпкәлим?
Сәгатьләрне санап,сине көтеп,
Елларымны бүтән үткәрмим.

Синсез дә ай көмеш нурын сибә,
Йолдыз текәп карый офыктан.
Көтмим, көтмим,көтмим дигәнеңне
Көтмим дигән саен онытам.

Үпкәләмә, дисең,үпкәләмә,
Нигә сиңа юкка үпкәлим?
Сәгатьләрне санап, сине көтеп,
Гомеремне бүтән үткәрмим.

Беләм, синсез дә бит яшәп була,
Синсез дә бит сызылып таң ата.
Минем сагыштан тик саргая көз,
Таң атканчы сагыш уята.

Үпкәләмә, дисең, үпкәләмә,
Нигә сиңа юкка үпкәлим?
Сагыш кочагында шундый салкын,
Көннәремне ничек үткәрим?
Сәгатьләрне ничек үткәрим?
Минутларны ничек үткәрим?


Текст добавил: Андрей Курышев

Клип

Ролик загрузится только после нажатия — страница от него не тормозит. Открыть на YouTube

Похожие песни

Другие песни исполнителя Лилия Хәмитова

Все песни Лилия Хәмитова →

Подборки песен под гитару

Все подборки →