Текст песни Лиана Идрисова — Икмэк исе
Аяк очларына басып арыш
Кояш нурларына үрелә.
Бөтен дөнья сары төскә кергән,
Басуларга алтын түгелә.
Арышларда әткәйләрнең тире,
Кояшның тылсымлы нурлары.
Яз җылысы, җәйнең матурлыгы,
Моңга күмгән авыл җырлары.
Кушымта:
Сары арышларда икмәк исе,
Алтын төсле басу юллары.
Алтыннарны җыеп икмәк итә
Игенченең уңган куллары.
Мичтән алып әнкәй кисеп биргән,
Эх, тәмле шул икмәк исләре!
Алтыннардан кадерлерәк була
Күкрәп үскән арыш төсләре.
Арышларда әткәйләрнең тире,
Кояшның тылсымлы нурлары.
Яз җылысы, җәйнең матурлыгы,
Моңга күмгән авыл җырлары.
Кушымта:
Сары арышларда икмәк исе,
Алтын төсле басу юллары.
Алтыннарны җыеп икмәк итә
Игенченең уңган куллары.
Кояш нурларына үрелә.
Бөтен дөнья сары төскә кергән,
Басуларга алтын түгелә.
Арышларда әткәйләрнең тире,
Кояшның тылсымлы нурлары.
Яз җылысы, җәйнең матурлыгы,
Моңга күмгән авыл җырлары.
Кушымта:
Сары арышларда икмәк исе,
Алтын төсле басу юллары.
Алтыннарны җыеп икмәк итә
Игенченең уңган куллары.
Мичтән алып әнкәй кисеп биргән,
Эх, тәмле шул икмәк исләре!
Алтыннардан кадерлерәк була
Күкрәп үскән арыш төсләре.
Арышларда әткәйләрнең тире,
Кояшның тылсымлы нурлары.
Яз җылысы, җәйнең матурлыгы,
Моңга күмгән авыл җырлары.
Кушымта:
Сары арышларда икмәк исе,
Алтын төсле басу юллары.
Алтыннарны җыеп икмәк итә
Игенченең уңган куллары.
Текст добавил: Андрей Курышев