Перейти к содержимому

Текст песни Ленар Сайфиев — Кошчыгым

Исполнитель: Ленар Сайфиев Обновлено:

Нигә диеп мин очырттым
Кошчыгымны кулларымнан?
Онытылыр дип уйласам да,
Чыкмыйсың уйларымнан.

Сайравыңа сусадым.
Синсез яшәү - яшәү түгел,
Соңлап кына аңладым.

Мине калдырган якларга
Кошчыгым карый микән?
Башкаларны якын итеп
Ятларга сайрый микән?

Сайравыңа сусадым.
Синсез яшәү - яшәү түгел,
Соңлап кына аңладым.

Баш очымда күгәрченнәр,
Пар аккошлар күлемдә.
кабат кайчан тоярмын мин
Кошчыгымны иңемдә?

Сайравыңа сусадым.
Синсез яшәү - яшәү түгел,
Соңлап кына аңладым.


Текст добавил: Андрей Курышев

Другие песни исполнителя Ленар Сайфиев

Все песни Ленар Сайфиев →