Перейти к содержимому

Текст песни Ләбиб Айтуганов, Рөстәм Яхин — Ышанам

Исполнитель: Ләбиб Айтуганов, Рөстәм Яхин Обновлено:

Ерак хәзер арабыз —
Урман, таулар аера.
Тик күңелгә якын син,
Якын, янымда гына.

Очрашырбыз, ышанам,
Ләкин кайчан — билгесез.
Нигә моңсу күңелгә —
Яшәгәнгәме синсез?

Кем уйлаган, аерылгач,
Ялкын кабыныр, диеп.
Ямансулар бу күңел,
Өзелеп сагыныр, диеп.

Очрашырбыз, ышанам,
Ул көн бик якын кебек.
Аңла, туган ягыңда
Сине көтә бер егет.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни