Перейти к содержимому

Текст песни IndiVa — Яратам

Исполнитель: IndiVa Обновлено:

Сөенечкә булган икән
Яшьлегемнең иртәсе..
Үзем кебек гади ярны
Килде гашыйк итәсе.

Өметем зур булмаса да,
Бәхетем булды зурдан.
Ул бәхетләргә ураучы
Син икән бит, син булган.

Син дә мине, мин дә сине
Ярты сүздән аңладык.
Биекләргә менмәсәк тә -
Түбәндә дә калмадык.

Гомер алда - бәхет янда.
Ни кирәк безгә тагын?
Бүген гашыйк булган кебек
Яратам сине җаным.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Indiva

Все песни Indiva →