Перейти к содержимому

Текст песни Ильдар Шарипов — Әтием юкәләре

Исполнитель: Ильдар Шарипов Обновлено:

Өй артында шаулап үсә
Әтием юкәләре.
Әкрен генә тибрәләләр
Табигать иркәләре.

Башын аска игән юкә,
Ул юксына, моңая.
Гүя миннән сорый сыман:
Нигә озак, ул кая?...

Бакчаларга кергән саен,
Юкәләргә карыймын.
Йөрәккәем өзгәләнә,
Әтиемне уйлыймын.

Кайтам туган нигеземә,
Сыенам юкәләргә.
Тик эти юк яныбызда,
Яратып иркәләргә.

Текст добавил: Андрей Курышев