Перейти к содержимому

Текст песни Ильдар Ногманов — Сөям диеп әйт

Исполнитель: Ильдар Ногманов Обновлено:

Әкиятнең бер сылуы
Гашыйк итте үзенә,
Бәргәләнә хәзер йөрәк
Урын тапмый үзенә.

Язлар булып күңелемә,
Кердең елмаеп-көлеп,
Әйтсән икән, назлы гөлем,
Яратам-сөям, диеп.

Күзләреңне, күзләреңне
Көн дә күрәсем килә,
Сөям, диеп, җаным сиңа,
Сиңа дәшәсем килә.

Юк, сагынмыйм, дисең дә син,
Беләм бит сагынасың,
Эчтән генә янып-көеп,
Син дә бит юксынасың.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Подборки песен под гитару

Все подборки →