Перейти к содержимому

Текст песни Илдар Хәкимов — Диңгез кызы

Исполнитель: Илдар Хәкимов Обновлено:

1. Диңгезләрдә туып үстең мәллә,
Җырларыңда таулар моңы бар,
Чәчләреңнән аңкый диңгез исе,
Күзләреңдә уйный дулкыннар.

Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Уралды йөрәгемә.

2. Уйларыңда синең кемдер, иркәм,
Тик син генә минем күңелдә.
Диңгез өстедәге акчарлактай
Очар идем хыял күгендә.

3. Икәү бергә ак җилкәннәр белән,
Карамыйча давыл җиленә,
Китик әйдә, китик диңгезләргә -
Кабатланмас сөю иленә.

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Илдар Хәкимов

Все песни Илдар Хәкимов →