Текст песни Гузаль Уразова — Гомер үтә…
Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.
Кушымта:
Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.
Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.
Кушымта.
Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемне үзем сагынам.
Яшьлек белән көзем, еллар арасында
Кабат сарыла куе ак томан.
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.
Кушымта:
Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.
Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.
Кушымта.
Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемне үзем сагынам.
Яшьлек белән көзем, еллар арасында
Кабат сарыла куе ак томан.
Текст добавил: Андрей Курышев
Похожие песни
- Җитми калды бер гомер Габделфәт Сафин
- Бессоница. Гомер. Тугие паруса О. Мандельштам
- Эх,гомер итэбез (минус)(Рустам @ Хафиздинов. Бураевский р-он) Фирдус Тямаев
- Эй гомер (минус) Салават
- Гомер утеп бара И.Нагимова
- Эх, гомер итэбез Фирдус Тямаев
- Бессонница. Гомер. Тугие паруса Вениамин Смехов
- Гомер үтә Гүзәл Уразова