Перейти к содержимому

Текст песни Ганиев Фадис — Ак каен

Исполнитель: Ганиев Фадис Обновлено:

Ак каен

Сандугачка серен сөйли
Өй артында ак каен.
Шул каенга сыенып елыйм
Сине сагынган саен.

Мин елыйм, мин елыйм
Сине сагынган саен.

Җырчысын сагынып, каен
Көтеп ала май аен.
Ник булмадык икән лә без:
Мин — сандугач, син — каен?

Ник булмадык, ник булмадык
Мин — сандугач, син — каен?

Алар бездән бәхетлеләр—
Серләшәләр таң саен.
Ялгыз җанымны яндырма,
Бергә булыйк — тап җаен.

Җанымны яндырма,
Бергә булыйк — тап җаен!..

Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Ганиев Фадис

Все песни Ганиев Фадис →