Перейти к содержимому

Текст песни Габделфәт Сафин — Эй хыялый кыз-бала

Исполнитель: Габделфәт Сафин Обновлено:

Яшьлек мизгеленә сыярга,
Көчең җитмәс үзең тыярга.
Кемнәр сине, кемнәр чакыра.
Син бит кызый, утлы ялкында.

Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала.
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәнен.

Кемнәр тәкъдим итә йөрәгең,
Ә, кемнәр дә, синең теләгең.
Синең карашыңнан оялам.
Ярый әле хисем тоялам.

Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала.
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәне.

Саный нилек синең йөзеңдә,
Серле караш гашыйк күзеңдә.
Бәхетле бул, берүк алданма,
Бәхетле бул, сантый кыз бала.

Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала.
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәнен.


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Габделфәт Сафин

Все песни Габделфәт Сафин →