Перейти к содержимому

Текст песни Филyс Каhиров — Җаныем, бәгырем

Исполнитель: Филyс Каhиров Обновлено:

Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран шул,
Мамык шәлеңне уран.
Кигән киемең күрсәм дә,
Җаныем, бәгырем,
Үзең күргәндәй булам.

Ишек алдында йөримен,
Карлар яуса көримен шул,
Карлар яуса көримен.
Синнән башка ямь табалмый,
Җаныем, бәгырем,
Ямансулап йөримен.

Тимер чана карлар яра,
Бу йөрәгем ник яна шул,
Бу йөрәгем ник яна?
Бу йөрәгем белеп яна,
Җаныем, бәгырем,
Сөйгәнем ятка кала.

Текст добавил: Андрей Курышев

Другие песни исполнителя Филyс Каhиров

Все песни Филyс Каhиров →