Перейти к содержимому

Текст песни Эльмира Калимуллина — Шахри Болгар (Э.Низамов муз., Р.Харис сүз.)

Исполнитель: Эльмира Калимуллина Обновлено:

Шәһри Болгар! Синең манаралар
Идел көзгесендә чагыла.
Идел суы шушы төштән башлап,
минем тарих булып агыла.

Мәгърур Идел! Синең дулкыннарың
нигә шулай җырлап чайкала?..
Мәңгелеккә сине гашыйк иткән
изге Болгар дигән чал кала.

Шәһри Болгар,
шәһри Болгар!
Барлык кораб, сиңа карап,
әләм болгар -
сәлам юллар,
изге шәһри Болгар!

Ил-җирләргә Бөек ефәк юлы
аралашу ямен өйрәткән.
Колмак батып, ташлар калыкса да,
дуслык уты сүнмәс йөрәктә.

Шәһри Болгар,
шәһри Болгар!
Барлык кораб, сиңа карап,
әләм болгар -
сәлам юллар,
изге шәһри Болгар!


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни