Перейти к содержимому

Текст песни Динар Асылгареев — Сонарма (А. Айданов кое, Г. Айзетуллова суз.))

Исполнитель: Динар Асылгареев Обновлено:

Соңарма!

1.Юатмыйча сөю–гөнаһтыр

Өзелеп яраткан ярларны.
Бер-берең ишетми яшәсәң,
Башкалар соң безне аңлармы?

Кушымта:
Телләрдә тирбәлә берүк сүз:
“Соңарма,соңарма,соңарма!”
Бәхеткә һәркемнең үз юлы,
Бәхет бит үзеңнең кулларда.!

2.Газаплы үкенеч калмасын
Урталай өзелеп язмышлар.
Син мине,мин сине югалтмыйк,
Ясамыйк төзәлмәс ялгышлар!

Кушымта:
Телләрдә тирбәлә берүк сүз:
“Соңарма,соңарма,соңарма!”
Бәхеткә һәркемнең үз юлы,
Бәхет бит тик безнең кулларда.!

3.Яшәек гомерне пар итеп,
Иң матур, иң дәртле елларда.
Кертмәек ятларны арага,
Бәхет бит тик безнең кулларда!

Кушымта:
Телләрдә тирбәлә берүк сүз:
“Соңарма,соңарма,соңарма!”
Бәхеткә һәркемнең үз юлы,
Бәхет бит үзеңнең кулларда.!


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни