Перейти к содержимому

Текст песни Айгөл Шәйхетдинова — Әйе шул

Исполнитель: Айгөл Шәйхетдинова Обновлено:

Алъяпкычым кайма-кайма,
Атластан каймалары.
Сине көтеп, нурын җуйды
Күземнең алмалары.

Әйе шул, шулай шул
Атластан каймалары.
Әйе шул, шулай шул,
Күземнең каралары.

Алъяпкычым чайкый-чайкый
Беләгем талыр инде.
Йөрәккәем яна торгач,
Күмергә калыр инде.

Әйе шул, шулай шул,
Беләгем талыр инде.
Әйе шул, шулай шул,
Күмергә калыр инде.

Алъяпкычым бөрем-бөрем,
Бөремен сүтәм әле.
Килмим дип анкар итсәң дә,
Килерсең, көтәм әле.

Әйе шул, шулай шул,
Бөремен сүтәм әле.
Әйе шул, шулай шул,
Килерсең, көтәм әле.



Текст добавил: Андрей Курышев