Перейти к содержимому

Текст песни Айдар Файзрахманов — Идел-йорт

Исполнитель: Айдар Файзрахманов Обновлено:

Резеда Ахиярова көе Идегәй сүзләре

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Ашлык белән тулган йорт;
Идел—Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт;
Казан—Болгар арасы
Кала белән тулган йорт.

Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт!

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Атам кияү булган йорт,
Анам килен булган йорт;
Балтырганы беләктәй,
Яфраклары калкандай,
Алмалары йөрәктәй,
Ботаклары алкадай.

Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт!

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Көндек каным тамган йорт,
Җаным булып калган йорт;
Эчмәгән җан калмаган,
Идел белән
Җаегым,
Суы тәмен салмаган,
Чулман белән
Нократым,

Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт!


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни