Перейти к содержимому

Текст песни Авхадиева Нәргизә — Йолдызым

Исполнитель: Авхадиева Нәргизә Обновлено:

Эх, дускаем, буең зифа
Тал кебек бөгеләсең;
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Ай йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.

Үзләренең коесы бар
Безгә килеп су ала;
Чиләген тутырып ала да
Көлә-көлә югала.

Ай йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.

Су буенда кыяк үлән,
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Ай йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.


Текст добавил: Андрей Курышев