Текст песни Артур Гафаров и Альфина Азхамова — Сөю хисләре
Бик өзелеп сагынганда
Күккә кара кичләрен
Һаваларга сәйлән булып
Сибелгән саф хисләрем
Басылмаса сагышларың,
Ташса кабат чамадан,
Кояшлы яңгырлар булып,
Кайтырмын мин яңадан
Назлар булып сөю хисе
Тулыр синең җаныңа
Таң атканчы күңелеңне
Мин урармын моңыма
Таңнар аткач юкка чыкмас
Гөлгә төшәр сәйләннәр
Назланырсың тагын-тагын
Җыеп чыклы бәйләмнәр
Күккә кара кичләрен
Һаваларга сәйлән булып
Сибелгән саф хисләрем
Басылмаса сагышларың,
Ташса кабат чамадан,
Кояшлы яңгырлар булып,
Кайтырмын мин яңадан
Назлар булып сөю хисе
Тулыр синең җаныңа
Таң атканчы күңелеңне
Мин урармын моңыма
Таңнар аткач юкка чыкмас
Гөлгә төшәр сәйләннәр
Назланырсың тагын-тагын
Җыеп чыклы бәйләмнәр
Текст добавил: Андрей Курышев