Текст песни Анвар Нургалиев — Ожмах-энкэйлэрнен аяк астында
Зур өметләр баглап,
Ак бәхетләр теләп,
Кадерләп үстердең әнкәем.
Үсеп буй җитсәм тә,
Мин бит әле һаман,
Синең бер сөекле бәбкәең.
Оҗмах кайда икән,
Җирдә-күктә микән,
Дип, йөрмә син әллә кайларда.
Оҗмах бит ул, дуслар,
Ул бит безнең газиз,
Әнкәйләрнең аяк астында.
Әнкәйләрнең әйткән,
Теләк-догалары,
Мең бәладән безне коткара.
Тормыш-яшәү биргән,
Әнкәйгә ходайдан,
Озын-озак гомер син сора.
Дип, теләкләр телим бүген дә.
Ак бәхетләр теләп,
Кадерләп үстердең әнкәем.
Үсеп буй җитсәм тә,
Мин бит әле һаман,
Синең бер сөекле бәбкәең.
Оҗмах кайда икән,
Җирдә-күктә микән,
Дип, йөрмә син әллә кайларда.
Оҗмах бит ул, дуслар,
Ул бит безнең газиз,
Әнкәйләрнең аяк астында.
Әнкәйләрнең әйткән,
Теләк-догалары,
Мең бәладән безне коткара.
Тормыш-яшәү биргән,
Әнкәйгә ходайдан,
Озын-озак гомер син сора.
Дип, теләкләр телим бүген дә.
Текст добавил: Андрей Курышев