Перейти к содержимому

Текст песни Әлфиә Юлсурина — Иртә лә генә торам

Исполнитель: Әлфиә Юлсурина Обновлено:

Татар халык көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Иңнәремә шәлем ябынам.
Кемне сагынасың, дип сорамагыз,
Күк күгәрченемне сагынам.

Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Юл буйлары яшел өрәңге.
Нигә ялгыз син, дип сорамагыз,
Гомерем буе көтәм берәүне.

Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Курай кисеп алам камыштан.
Нигә моңлы син, дип сорамагыз,
Моңлы бала булдым тумыштан.


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни