Перейти к содержимому

Текст песни ♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон) — Кайттым туган ягыма

Исполнитель: ♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон) Обновлено:

Ак уйларым ак болытлар
Агыла туган якка
Гөрләвекләр салган юлдан
Кайтам мин балачакка

Кушымта:
Язгы яшенгә уралып
Кайттым туган ягыма
Җырлап аккан чишмәләрдә
Ак болытлар чагыла

Балачагым аяк баскан
Аланнары җиләкле
Ачыдан-ачы әрем дә
Монда изге теләкле

Туган якка кайтсам гына
Яктыра минем җаным
Каршыма чыкса әнкәем
Өзелеп сагынганым


Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя ♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон)

Все песни ♥ Салават Фатхетдинов(23 сезон) →